Капиталь ремонт ясалачак почта элемтәсе бүлеге өчен тавыш бирегез

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында модернизацияләү өчен Россия Почтасы бүлекчәләрен сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү башланды.

Сез яшәү урыны буенча даими теркәлү рәсмиләштерелгән Сарман районында урнашкан бер почта бүлекчәсе өчен тавыш бирә аласыз.

Тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/498278 тавыш бирү 2025 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча почта элемтәсе бүлекчәләре билгеләнәчәк, аларда 2030 елга кадәр капиталь ремонт үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International