Әлмәт шәһәрендә фәнни-методик семинар

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

     27 нче март көнне тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре Әлмәт шәһәренең Инженерлык лицее базасында узган фәнни-методик семинарда катнаштылар.  Семинарда төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.  Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Археология институты галимнәре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International