Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Ураза гаете белән котлавы

2025 елның 30 марты, якшәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар! Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән тәбрик итәм. 

Бу изге бәйрәмнең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә дәва булсын, тоткан уразаларыбыз кабул, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребезне дәвамлы итеп, Аллаһы Тәгалә һәр эшләребездә уңышлар насыйп итсен иде.

Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен. Күңелләребезгә иман нуры өстәсен. Киләчәккә ышаныч бирсен, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык телим. 

Ураза гаете мөбарәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International