27 нче март көнне тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре Әлмәт шәһәренең инженерлык мәктәбе базасында узган фәнни-методик семинарда катнаштылар. "Җәлил гимназиясе" ннән семинарда педагог-китапханәче Фазлыева Гөлназ Айрат кызы катнашты. Спикерлар сыйфатында И.И. Галиев исемендәге Тарих институт, Һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Археология институты. А.Х. Халиков исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хезмәткәрләре чыгыш ясады. Семинарда төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә кагылдылар.