Илексаз төп гомуми белеем бирү мәктәбендә,юл хәрәкәте иминлеге инспекторы белән очрашу узды.

2025 елның 30 марты, якшәмбе

Илексаз төп гомуми белеем бирү мәктәбендә,юл хәрәкәте иминлеге инспекторы белән очрашу узды.

 

Мәктәптә «Чиста буын - 2025» профилактик акциясе кысаларында 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Хаҗиева Л. Р. һәм полиция участок уполномоченные Зәйнәгетдинова Г.И. белән мөһим очрашу узды..

Әлеге очрашуның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, шулай ук укучылар да куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру иде. Әңгәмә барышында мөһим һәм актуаль темалар каралды, шул исәптән:

-мошенниклыкны профилактикалау: җинаятьчеләрнең балаларны һәм яшүсмерләрне алдау ысуллары, шулай ук мондый хәлләрне булдырмау буенча киңәшләр турында фикер алыштылар;

-укучыларның деструктив тәртибе: укучылар деструктив тәртип билгеләре һәм авыр вакытларда бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеге турында белделәр;

-интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгы:  инспектор интернет куллануга бәйле куркынычлар һәм үзеңне ничек якларга икәне турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International