Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.
«Сарман муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турында» киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова чыгыш ясады.
«Берләштерелгән бюджетка физик затлардан милек салымы керү турында» икенче мәсьәлә буенча Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Раиф кызы Хөснимәрданова хәбәр итте.
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районының Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Заһит улы Хәбибуллин таныштырды.