Һәр кешенең иң зур кыйммәте – сәламәтлек, шуңа күрә безнең балалар бакчасында сәламәт бала тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Сәламәт, нык, көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Бүген әзерлек төркемендә физкультура дәресе узды . Физкультура балаларның сәламәтлеген ныгыта, физик үсешен яхшырта, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыра һәм коммуникатив сыйфатларын үстерә. Барлык балалар да дәрестә зур ләззәт һәм бик күп тәэсирләр ала. Спорт укучыларга ярышу рухын күтәрергә, командада эш итә белергә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.