1 апрель бәйрәме-шаяру, күңел ачу һәм көлү көне. Бу бәйрәм рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән, әмма Беренче апрель җиткәч, кәеф күтәрелә һәм аны тирә-юньдәгеләрнең дә күтәрәсе килә. Менә бүген дә балалар бакчасында педагоглар уеннар, шаяртулар, күңелле җырлар һәм дәртле клоуннар белән биюләр белән күңел ачу чаралары оештырдылар.