Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гайннуллов Рөстәм Рафаил улы, кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы килде. Аларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит барышында Рөстәм Рафаил улы һәм Александр Николаевич КФХ башлыклары белән аралаштылар, терлекчелек комплексында һәм мәдәният учреждениеләрендә булдылар. Әлеге чара халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча республика зона семинарына әзерлек кысаларында узды.