«Үсеш ноктасы» ресурс үзәгендә - «Кошлар көне»

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

«Кошлар көне» Бөтенроссия акциясе - ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Әлеге чара укучыларга безнең якларда яшәүче кошларны гына танырга түгел, ә туган як табигатен өйрәнү һәм саклауда  кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Чараның төп максаты - укучыларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, кошларның күптөрлелеге һәм әһәмияте турындагы белемнәрне киңәйтү, эзләнү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру.

Бу акция кысаларында, «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ ндәге «Заманча мәктәп»  федераль һәм «Мәгариф» милли проектлары кысаларында барлыкка килгән табигый – фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» ресурс үзәгендә «Кара Карга - 2025 ел кошы» исеме астында экологик сәгать һәм «Җир өстендә күп төрле кошлар» уен – викторинасы  үткәрелде.

Әлеге чара барышында укучылар канатлы дуслар дөньясы турында белемнәрен тулыландырдылар һәм бик күп кызыклы мәгълүмат  белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International