3 нче апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә табигый балавыздан шәм ясау буенча мастер-класс булып узды. Мастер-класста балалар бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. Алар табигый балавыз җитештерү белән танышканнар, бал кортларының үз кәрәзләрен төзү өчен балавызны ничек бүлеп чыгаруларын һәм пресс ярдәмендә табигый балавызны ничек ясауларын белгәннәр. Мастер-класс азагында балалар балавыздан матур шәмнәр ясадылар, аларны әниләргә, биләргә һәм дус кызларга бүләк итәргә мөмкин булачак.