3 нче апрель көнне "Җәлил гимназия"се коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган "Талантлар фестивале" смотр-конкурсында катнашты. Педагоглар вокал, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау һәм башка жанрларда чыгыш ясадылар. Чыгыш тамашачыларны илһамландырды һәм тәэсирләндерде. Педагоглар курку гына түгел, якыннарга һәм Ватанга мәхәббәт хөкем сөргән сугыш чоры атмосферасын торгыза алды.