Бүген “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Камал улы Гилманов килде. Визит Сарман районына эш сәфәре кысаларында узды.
Мәктәптә югары дәрәҗәдәге кунакны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова озата йөрде.
Камил Камал улы дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру һәм түгәрәкләрнең эше белән танышты.
Депутат укытучыларның эшенә аеруча зур игътибар итте, аларның һөнәри осталыкларына югары бәя бирде һәм милли мирасны саклауга, популярлаштыруга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Камил Камал улы яшь буынга, туган мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүнең мөһимлегенә басым ясады.
Мәктәп администрациясе һәм педагогик коллектив Камил Камаловичка, эшебезгә югары бәя биргәне өчен рәхмәтен белдерә! Бу алга таба үсеш һәм белем бирү процессын камилләштерү өчен стимул булып тора.