Һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар. . "ЭКОяз-2025" экологик айлыгы кысаларында Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, канатлы дусларны уңайлы оялар ясап каршы алдылар. Кошлар үзләрен озак көттермәс, яңа ояларга урнашыр дип ышанып калабыз. Кошларга оя кору өчен куркынычсыз һәм уңайлы урын булдыру максатыннан, сыерчык оялары мәктәп территориясендә эленәчәк.