"Чиста авыл" экологик акциясе кысаларында "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе"-"Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ филиалы волонтерлары туган авылы территориясен җыештыруда катнаштылар. Әлеге акциянең максаты - укучыларны экология һәм әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы проблемаларына җәлеп итү, экологик культураны күтәрү, кече Ватанга мәхәббәт һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү. Перчаткалар һәм чүп-чар капчыклары белән коралланып, укучылар һәм укытучылар куелган бурычны җиңел генә үтәделәр һәм урамдагы барлык чүп-чарны җыештырдылар. Безнең "Добрыня" мәктәбенең волонтерлар отряды авыл халкын табигатьне сакларга һәм аны чиста тотарга өнди.