Сарман урта мәктәбендә «ЭКОяз 2025» акциясе

2025 елның 4 апреле, җомга

«ЭКОяз 2025»ны каршы алабыз. 

Кошлар табигатьнең состав өлеше булып тора. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында яз китерә.

1 апрель көнне безнең мәктәптә «Кошлар көне» дигән тематик көн үткәрелде, аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру иде. Бу көнне балалар табышмакларны чиштеләр, тавышларыннан кошларны таныдылар, уйнадылар, кәгазьдән кошчыклар ясадылар, кошлар сурәтләнгән рәсемнәр һәм фотолар карадылар, кошларны ашаттылар, викторинада катнаштылар. Укучылар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Балалар яз көне безнең авылга нинди кошлар очып килә, ә кайсылары бездә ел буе яши икәнен белделәр. Тематик көн азагында балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International