Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә кошлар көненә карата чара узды. "Безнең як кошлары" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, кошларга карата буклет ясалды, "Кошларны беләсеңме" дигән викторина уздырылды. Бу чараның максаты - табигатькә һәм кошларга карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү, кошлар турында белемнәрне киңәйтү, гомумиләштерү, кошлар дөньясының төрлелеге турында күзаллау һәм укучыларда кошларны саклауга теләк формалаштыру.