Безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы узды, анда ата-аналар, укытучылар, фельдшер һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты. Җыелышны мәктәп директоры Л. Н.Шәйхеразиева ачып җибәрде, ул балаларыбызның иминлеге һәм сәламәтлеге мәсьәләләрендә ата-аналар белән мәктәп арасында хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Вейп, электрон сигарет тарту темасына аерым игътибар бирелде. Бу мәсьәлә белән юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Хаҗиева Лилия Рафат кызы чыгыш ясады. Ул бу җайланмаларның яшүсмерләр сәламәтлегенә зыяны һәм ата-аналарның үз балаларына бу куркыныч гадәттән качарга ничек ярдәм итә алуы турында сөйләде. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Сарман районындагы профилактика бүлеге начальнигы А.Р. Ситдыйкова яшүсмерләрнең питбайк, квадроцикллар куллану проблемасын күтәрде, ата-аналарга әлеге транспорт чараларын куллану үзенчәлекләрен аңлатты.