Укучылар банк карталарын кулланганда үзеңне һәм акчаларны саклап калу кагыйдәләре белән таныштылар: чит сылтамаларга кермәскә, телефон һәм компьтерларга шикле программалар урнаштырмаска, антивирус программасын ешрак яңартырга. Җәмгыять белеме укытучысы беркайчан да карта реквизитларын чит кешегә әйтмәскә кушты, бигрәк тә 3 урынлы CVC кодның иң төп мәгълүмат чыганагы булуын аңлатты. Бу мәгълүматларны әти-әниләргә дә җиткерергә киңәш итте.