График рәссамы, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Массаров күргәзмәсе

2025 елның 4 апреле, җомга

1 апрельдә графика рәссамы, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Массаровның күргәзмәсе ачылды.Экспозицияне 2025 елның 17 апреленә кадәр теләсә кайсы көнне карарга мөмкин булачак. Күргәзмәгә татар халкы тарихына багышланган 50ләп эш тәкъдим ителгән. Алар арасында " самавырлы биюче!", "Икмәк-безнең байлыгыбыз!", "Татар уены «Җыен", "сугыш алдыннан" һәм башкалар. Ирек Массаров — милли сәнгать традицияләрен дәвам итүче, татар мәдәниятен алга сөрүче. Аның иҗаты үз халкының тарихи һәм мәдәни хәтеренә юнәлтелгән. Ул үзенчәлекле иҗади күзаллауга, индивидуаль почеркка ия. Аның хезмәтләре авылның барлыкка килү тарихына һәм ерак бабаларыбыз тормышындагы вакыйгаларга, аларның гореф-гадәтләренә багышланган, үткән чор рухын һәм гореф-гадәтләрен яңарта, татар милли мәдәниятендә буыннарның өзелмәс бәйләнешен тамашачыга җиткерә, Татар халкының этник үзенчәлеген сурәтләве белән игътибарны җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International