Сәнгать мәктәбендә "Җомга марафоны" чарасы узды

2025 елның 4 апреле, җомга

3 апрель-Сарман сәнгать мәктәбендә И.Шакиров исемендәге «Җомга марафоны»чарасы узды. Чара күренекле татар җырчысы, Татарстан АССРның халык артисты Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салудан башланды. Чарада район имамнары, укытучылар, мәктәп укучылары һәм башка тамашачылар катнашты. Сәламләү сүзе белән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы чыгыш ясады. Ул оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге проектның район халкы өчен мөһимлеген билгеләп үтте. «Балачак» вокаль ансамбле мөнәҗәт башкарды. И.Иванов исемендәге «Алтан» мәчете имамы. Габдрахим Утыз-Имәни Ирек хәзрәт Җиһаншин вәгазь укыды һәм сорауларга җавап бирде. Аннары Татарстанның халык артисты Мингол Галиев берничә мөнәҗәт башкарды. Чара азагында «Терәк-Опора» ОПБФ идарәсе рәисе Мансур Хашимов проектның әһәмияте турында сөйләде һәм Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International