Яз, мәктәп яшендэге балалар канатлы кунакларны каршы алырга шатланып әзерләнәләр. Укытучылар балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, кошлар турында хикәяләр укыдылар, аларның тавышларын тыңладылар, кул эшләре эшләделәр. Ата-аналар канатлы кунаклар өчен йортлар әзерләүдә катнаштылар һәм аларны балалар бакчасы территориясендә элеп куйдылар.