2 апрель - Халыкара Балалар китабы коне.

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

2 апрель - Халыкара Балалар китабы көне.
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе.
Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. 
Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора.
 "Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була!" - ди, китапхәнәче апабыз Сәрия Рафис кызы. Ул  балаларга, китапның килеп чыгу тарихы белән кыскача гына таныштырып үтте, китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар төрле формадагы китапларны, журналларны  бик яратып карадылар.
Китапханәдә "Яшә китап" дигән акциядә кызларыбыз теләк белдереп, актив  катнаштылар. Алар таушалган китапларны ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International