Бүген җырчы, композитор, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе һәм Рафаил Төхфәтуллин премиясе иясе, якташыбыз, Сарман муниципаль районының шәрәфле гражданы Андреев Роберт Егорович үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Аның иҗаты – сәнгатькә тугрылыкның һәм туган җиргә мәхәббәтнең ачык мисалы. Роберт Егорович татар мәдәниятен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә, аны үзенең моңлы җырлары һәм тирән мәгънәле композицияләре белән баета. Аның таланты Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә танылган.
Роберт Егорович, барлык Сарман районы халкы һәм үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, яңа иҗади казанышлар һәм татар мәдәнияте хакына озак еллар нәтиҗәле эшчәнлек телибез.