Алексанровканың мәктәпкәчә төркемендә тәрбияләнүчеләр, ата-аналары белән бергәләп, кошлар өчен төрле җимлекләр ясадылар. Фантазиянең чиге юк: тартмалар, пластик шешәләр һәм төрле табигый материаллардан кош оялары ясап куелды.