«Экояз» акциясе.

2025 елның 5 апреле, шимбә

«Экояз» акциясенең беренче атнасы кысаларында 2 нче Җәлил урта мәктәбе укучылары канатлы дуслар өчен сыерчык оялары һәм җимлекләр алып килделәр. Атна нәтиҗәләре буенча без укучыларның һәм аларның ата-аналарының кошларга битараф түгеллеген, алар турында кайгыртырга әзер булуын күрәбез. Бу бик сөендерә! Сыерчык оялары мәктәп территориясендә педагоглар, Җиңү волонтерлары, яшь армиячеләр, Беренче хәрәкәт һәм «Яхшы күңелле Татарстан» хәрәкәте ярдәме белән урнаштырылган иде. Акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International