Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кошлар көне" үткәрелде. Бәйрәмдә кош ояларына, кош рәсемнәренә конкурс үтте. Укучылар кошлар турында шигырьләр ятлап килгәннәр иде.
Кичәдә "Син кошларны беләсенме?" бәйгесе дә үткәрелде. Укучылар кошлар турында белемнәрен тикшереп,сорауларга җаваплар бирделәр.
7нче класс укучысы Мухаметов Нәзил кошларнын яз җиткәч туган якларын сагынып кайтулары турында матур шигырь язып килгән, ул аны иптәшләренә укыды.