Бүген директор киңәшчесе 5-6 сыйныф укучылары өчен хөрмәт итү темасына сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар өлкәннәргә, тирә-юндәгеләргә хөрмәт итүнең мөһимлеге, тәрбия һәм тәртип культурасы турында тыңладылар. Сөйләшүне дәвам итеп "Кино дәресләре" проекты кысаларында укучылар "Өч кояш" дигән игелекле, акыллы, тирән, эмоциональ кыска метражлы фильмны карадылар.