7 апрель Йөклеләр көнендә Сарман муниципаль район Советының утырышлар залында тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин күп балалы гаиләләрне, бәбәйләре туу уңаеннан котлады: Шамил һәм Алинә Нуртдиновларны уллары Азат тууы белән, Рамил һәм Эльвира Әхмәдуллиннарны кызлары Алисә тууы белән, Ринат һәм Чулпан Гайнановларны кызлары Азалия тууы белән. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык теләде.
Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина да кушылдылар.