Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның махсус операциядә катнашучы белән очрашуы

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин кыска вакытлы ялга кайткан «Немец» кушаматлы махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты. Фәрит Мөнәвирович хәрби хезмәткәргә махсуслаштырылган гаджет тапшырды, шулай ук сугышчыга тизрәк туган якларына исән-сау әйлэнеп кайтуын теләде.

Очрашудан соң махсус хәрби операциядә катнашучы Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында  "тормышка 10000 адым " акциясенә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International