Алтын юбилярлар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген 2025 елның 7 апрелендә Ватанны саклаучылар елы һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Әлфис Миргали улын һәм Сәрия Габделхак кызын алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Мөнәвир улы Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Гаилә башлыгы Әлфис абый күп еллар районның торак-коммуналь хуҗалыгында, Сәрия апа районның кулланучылар җәмгыятендә баш бухгалтер булып эшләде. Балаларны тәрбияләүне гаиләнең төп бурычы итеп куеп, алар ике бала үстергәннәр. Бүгенче көндә 4  яраткан оныклары  куанычы белән яшиләр.

Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International