«Конструктив диалог»

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

   Бүген 10-11 сыйныф укучылары диалог чарасында катнаштылар. Республика мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «Конструктив диалог»үстерү чаралары комплексы узды. Әлеге чаралар медиаграмотлык дәрәҗәсен күтәрү һәм тәнкыйди фикерләүне үстерү максатында үткәрелә. Шулай ук укучылар цифрлы гигиена турында, шул исәптән кибербуллинг, шәхси мәгълүматларны саклау, куркынычсыз парольләр, интернетта җиңел акчалар, мошенниклык, социаль челтәрләрдә деструктив бергәлекләр, экстремистик оешмаларга яллау, террорчылык оешмаларын финанслау һәм интернетта һәм реаль тормышта куркынычсызлыкның башка мөһим аспектларын белә алдылар. Иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International