Сарманлылар тормышка таба 10000 адым ясадылар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарман авылында «тормышка таба 10000 адым»дигән акция узды. Анда катнашучылар төзек рәтләр белән Ленин урамы буйлап бардылар, үзәк ял паркында түгәрәк ясадылар. Чараның девизы " һәр адым – Сәламәтлеккә юл! " Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын яңгыр да куркытмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International