Сарман үзәк район хастаханәсендә йөкле хатыннар көне

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген 7 апрель - бала көткән хатын-кызлар бәйрәме. Шул уңайдан Сарман авылының үзәк хастаханәсендә зур бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада игелекле хатын-кызлар, табиблар, социаль яклау тармагы белгечләре, психологлар һәм башкалар катнашты. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова котлады. Аннары сүз район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиевка бирелде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина «бала туу» суперсервисы ярдәмендә тууны дәүләт теркәвенә алу турында сөйләде, социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова балаларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштырды, «Шәфкать» үзәге психологы Камария Харисова чыгыш ясады. Яңа туган баланы карау буенча мастер-класслар, викториналар һәм башкалар оештырылды. Бәйрәм бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International