Талпан энцефалитыннан вакцинация турында

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Быел яз ике атнага иртәрәк килде. Җылыдан талпаннар да уянды. Талпан энцефалиты-үзәк һәм периферик нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыру. Ул паралич һәм үлемгә китерергә мөмкин. Шулай да вакцина куеп, авырудан сакланырга кирәк. Сарманда кайда талпан энцефалитына каршы прививка ясатырга мөмкин, каршы күрсәтмәләр бармы-юкмы икәнен сөйлибез.

Сарманда талпаннардан ничек сакланырга? - Кулларны һәм аякларны максималь каплый торган ачык төстәге кием кияргә, баш киеме яисә капюшон кияргә, капюшон астына чәчләр җыелган,җиңнәр, чалбарлар, оекбашлар тәнгә нык ябышырга тиеш. Киемгә һәм аяк киеменә талпаннарны куркыта торган чара салырга кирэк. Урманда булганда, вакыт-вакыт киемнәрегезне һәм тәнегезне мөстәкыйль рәвештә яисә башка кешеләр ярдәмендә тикшерегез. 

Саклауның иң нәтиҗәле чарасы-профилактик прививкалар. Сарманда талпан энцефалитыннан ничек прививка ясыйлар? Талпан энцефалитыннан вакцинациянең ике схемасы бар. Гомум кабул ителгән прививкалар беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал белән 1-7 айда ике тапкыр үткәрелә һәм бер елдан соң, аннан соң һәр 3 ел саен ревакцинацияләнә. Ашыгыч схема 14 көнгә тәнәфес һәм бер елдан ревакцинация белән ике дозаны үз эченә ала. Аннары прививканы һәр өч ел саен яңартырга кирәк. Вакцинаның максималь гамәлдә булу вакыты-5 ел. Ләкин табиблар исә һәр өч ел саен прививка ясатырга киңәш итә, бигрәк тә сез куркыныч зонасында булсагыз. Бүген прививкаларны елның теләсә кайсы вакытында ясарга була, ә элек аларны көзен генә ясарга киңәш иткәннәр. Профилактик инъекцияне өч яшьтән башлап ясарга мөмкин. Ул туристларга, дачникларга, урманда яки авыл хуҗалыгы җирләрендә эшләүче кешеләргә кирәк. Кайда Сарман һәм районда талпан энцефалитыннан прививка ясатырга була? Сарманда талпаннардан ММИ буенча бушлай сакланырга мөмкин, «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССО поликлиникасына яки Җәлил поликлиникасына мөрәҗәгать итеп. Талпан энцефалитыннан вакцина куллануга каршы күрсәтмәләр:

- Кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар. Прививкаларны савыкканнан соң бер айдан да иртәрәк ясамыйлар;

- Кискенләшү стадиясендә хроник авырулар;

- Азыкка (бигрәк тә тавык йомыркасының аксымына) аллергик реакцияләр, дарулар;

- Бронхиаль астма, тоташтыргыч тукыманың системалы авырулары;

- Авыр реакция (температура 40 градустан югары, вакцина кертелгән урында диаметры 8 см дан артык шешү) яисә вакцинаның алдагы дозасына катлаулану;

- Көмән.

Талпан энцефалитының төп билгеләре нинди? Авыру кискен башлана, салкын тию, көчле баш авырту, кискен температура 38-39 градуска кадәр күтәрелү, күңел болгану, косу белән бергә бара. Мускуллар авыртуы һәм бил тирәсендәге авыртулар борчый. Сарман һәм районда талпан тешләгәнсең икән, нишләргә? Талпан табылгач, кичекмәстән «Сарман РҮХ» ДАССО поликлиникасына яки «Җәлил РБ»поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Квалификацияле белгечләр аны бетерәчәкләр һәм тикшеренүгә җибәрәчәкләр, кирәк булганда дәвалау билгеләячәкләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, талпанның тышкы кыяфәте буенча аның инфекцияле булуын билгеләү мөмкин түгел - моны бары тик лаборатор тикшеренүләр генә күрсәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International