2 нче Җәлил урта мәктәбендә "Бөтендөнья сәламәтлек көне"

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген МББУ «Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Э.М. Сәләхова, педагог - оештыручы А. Л. Бәдертдинова « беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә «Сәламәтлекне ныгыт»дигән иртәнге зарядка оештырдылар. Барлык катнашучыларны да позитив һәм энергия белән кордык!

Бөтендөнья сәламәтлек көне 7 апрельдә билгеләп үтелә һәм үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы, шулай ук тулаем җәмгыять сәламәтлегенә йогынты ясый торган әйләнә-тирә мохитне саклауга омтылучы һәркем өчен мөһим бәйрәм булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International