Беренче тапкыр 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне 1950 елда билгеләп үтелә, шуннан соң аны үткәрү традициягә әверелә.
Быел акциянең маршруты Ватан алдындагы бурычларын үтәүче сугышчыларыбызның казанышларына һәм батырлыгына багышланган иде. Акциягә МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" коллективы, "Беренчеләр хәрәкәте" укучылары һәм укучылар актив ярдәм күрсәттеләр. Шунысы куанычлы, елдан-ел акциядә катнашучылар саны арта бара. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, нык сәламәтлек һәм уңай хис-кичерешләр телибез!