Хөрмәтле район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Сезнең җилкәгездә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне Ватанны саклауга һәм хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә әзерләү буенча гаять зур җаваплылык ята. Сез гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү һәм уздыру, мобилизация ресурсларын формалаштыру, запаска җибәрелгән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын гамәлгә ашыру һәм социаль яклау белән бәйле бурычларны үтисез.
Хәрби комиссариатның бөтен шәхси составына хезмәт бурычына тугры булулары, хезмәт сөючәнлеге һәм профессиональлеге өчен рәхмәтемне белдерәм. Өлкә ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.