Музейга сәяхәт.
Безнең һәрберебезнең ерак балачакта дөньяны ачкан телнең мәгънәсен, тарихын бәяләү авыр.
Менә бүгендә без балалар белән бергә Мәдәният йортында урнашкан музейда кунакта булдык.
Балаларны мәдәният җитәкчесе Зилә Флюр кызы каршы алды. Ул музей буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырды. Мәдәният хезмәткәрләре татар көнкүреше атмосферасын яңарта алганнар: хуҗалык байлыгы сандык, бишек, сәке, самоварлар дисеңме...
Балалар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар. Аларны тотып караргада рөхсәт ителгәч, балалар моңа биктә сөенделәр.
Үзенә күрә бик мавыктыргыч, балаларда кызыксыну хисләре уятты бу музейда булып кайткан сәяхәт.