«ФормАрт» стрит-арт фестивале (алга таба – Фестиваль) 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты урам сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проектта Идел буе федераль округының 14 субъекты вәкилләре катнаша.