«Лилия» балалар бакчасы «Макулатура тапшыр-агачны коткар» акциясендә катнаша.

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

«Экояз 2025»  республика бәйгесенең  икенче атнасы башланды. Безнең  "Лилия" балалар бакчасы макулатура җыюны оештырып, экологик киләчәк өчен көрәшкә  актив кушылды. Көн саен безнең балалар әти-әниләре белән бергәләп  өйләреннән  макулатура алып киләләр. Макулатура җыю урманнарны кисүне киметергә һәм табигать ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирә.  «Экояз » бәйгесенда катнашу- ярыш кына түгел, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешеңне кертү, үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш һәм аңлы рәвештә куллану тәрбияләү мөмкинлеге дә ул. Без бергәләп дөньябызны чистарак һәм яхшырак итә алачагыбызга ышанабыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International