«ЭКОЯЗ» акциясенең беренче атнасы кысаларында Җәлилнең 2нче мәктәбе укучылары: Хафизова Амелия 5А, Шәйхлиев Илдан 2А, Сәхапов Радик 1А канатлы дуслар өчен сыерчык оялары һәм җимлекләр китерделәр. Без укучыларның һәм аларның ата-аналарының кошларга битараф булмавын, аларны кайгыртырга әзер булуларын күрәбез. Бу бик сөендерә! Сыерчык оялары мәктәп территориясендә педагоглар, Җиңү волонтерлары, яшь армиячеләр, беренчеләр хәрәкәте һәм «Мәрхәмәтле Татарстан» Хәрәкәте ярдәмендә урнаштырылачак. Акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт.