Ләшәү-Тамак авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Насиров Ринат Әхәт улы вафат булды.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, Ринат Әхәт улы күп еллар Муса Җәлил исемендәге колхозда эшли, 2003-2017 елларда Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Ринат Әхәт улының тормыш иптәше Наилә Соббуховна, балаларының, туганнарың һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ринат Ахатович, авыр туфрагы җиңел булсын. Сезнең якты истәлегегез безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.