МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә, технология (хезмәт) укытучыларының район методик берләшмәсенең, «Заманча белем бирү сыйфатын камилләштерү шарты буларак педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру» дигән темага утырыш узды.
РМО утырышында иң кыйммәтлесе - педагогларның методик копилкаларын тулыландыру.
Хезмәттәшләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-классларда катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар .
Технология (хезмәт) укытучыларының район методик берләшмәсе иҗади кызыксыну атмосферасында узды .
Куелган бурычлар тормышка ашырылды, максатка ирешелде!