"Каенкай" балалар бакчасы "ЭКОяз 2025"республика конкурсында катнашуын дәвам итә. "Без аерым җыем"акциясе

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Безнең балалар бакчасында «Без чүп-чарны аерым җыю өчен! " акциясе уза."Тәрбияләнүчеләр өчен чүп-чарны аерым җыю буенча экологик акция-ул экологик тәрбия һәм традицияләр формалаштыру гына түгел, ә киләчәгебез өчен мөһим адым да. Барлык төркемнәрдә дә экология дәресләре узды, анда педагоглар балаларга безнең йортлардан чыккан калдыкларның чүплекләрне һәм чүп полигоннарын каплавы, ә бу экологик куркыныч чыганагы булуы турында сөйләделәр.  Балалар көнкүрештә калдыкларны дөрес сортларга аерып, кәгазь һәм катыргы, пыяла һәм пластмассаны аерым җыеп алсаң, күп нәрсәне экологиягә зыян түгел, ә кешеләргә файдага икенчел файдаланырга мөмкин икәнен белделәр.  Балалар шулай ук чималны ничек дөрес җыярга һәм тапшырырга кирәклеге турында да белделәр. Бу акция-әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү юлында кечкенә баскыч булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International