Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә ППМС-үзәк психологы Миргасимова Л.Р. укучыларның эмоциональ интеллектын үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр үткәрде. Балалар үз хисләрен танырга һәм белдерергә, шулай ук тирә-юньдәгеләрнең хисләрен яхшырак аңларга өйрәнделәр. Шулай ук 9 класс укучыларына ГИАга психологик әзерлек, һәм һөнәри үзбилгеләнү буенча киңәшләр бирде.