Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Сәламәтлек көне» үткәрелде. Ел саен сәламәтлек көнен үткәрү безнең мәктәптә традициягә әйләнде. Ул укучыларыбыз, укытучыларыбыз, ата-аналарыбыз үзләренең тормышында сәламәтлекнең никадәр мөһим икәнен аңлар һәм бөтен дөньяда кешеләрнең сәламәтлеге яхшырсын өчен аларга нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итәр өчен үткәрелә.