«Лилия» балалар бакчасында «Космонавт булырга телибез!» дип исемләнгән спорт күңел ачу чарасы узды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Космонавтика көне алдыннан «Лилия» балалар бакчасында  «Космонавт булырга  телибез!»  дип исемләнгән спорт күңел ачу чарасы узды. Зурлар  һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар, «Комета»  һәм «Спутник» командаларына бүленеп, төрле эстафеталарда катнаштылар, анда аларга үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын һәм тапкырлыкларын күрсәтергә туры килде. Балалар космоска беренче булып кем очуын, космонавт нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген искә төшерделәр. Командалар бер-берсен уздырып    ракета төзеделәр, күзләрен бәйләп чит планета кешеләрен ясадылар, туннель аша шуышып чыгып үзләрен «ачык космоска чыгу» эстафетасында сынап карадылар, космик каршылыклар  аша үттеләр,  космос турындагы табышмаклар чиштеләр һәм кызыклы сорауларга җавап бирделәр.  Балалар   эстафеталарда зур кызыксыну белән катнаштылар һәм команданы сынатмаска, җиңәргә тырыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде! Ике команда да яшь космонавтлар сафына кабул ителүләре турында дипломнар алдылар. Балаларга бәйрәм бик ошады, анда алар бик күп уңай хисләр алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International