«Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уены

2025 елның 11 апреле, җомга

    Сарман урта мәктәбендә Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында оештырылган «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләренең 8 өлкән һәм 2 урта төркемнәре катнашты. Командалар строй конкурсы, автомат сүтеп-җыю, ОЗК кию, медицина һәм тарих буенча теоретик сорауларга җавап бирү, ГТО нормативларын тапшыру кебек категорияләрдә көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International