10 апрель көнне 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә химия һәм биология укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды . Утырышта Сарман муниципаль районы мәктәпләренең химия һәм биология укытучылары катнашты. Утырыш кысаларында педагоглар химия укытучысы Л.Р. Талипованың ачык дәресендә булдылар , мастер-классларда катнаштылар. Катнашучылар фәннәрне укытуның актуаль проблемалары, табигый-фәнни грамоталылыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.